Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә битлек режимын саклау буенча рейд үткәрделәр

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан шәһәрнең 10 сәүдә ноктасы һәм автовокзал тикшерелгән.

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре кибетләрдә һәм супермаркетларда битлек режимын саклауларын тикшерде. Бер көн эчендә 10 сәүдә ноктасы һәм автовокзалда булдылар. Килүчеләрнең күбесе битлекләрдә булган, бары тик 10 хокук бозучы гына ачыкланган. Аларга төзелгән беркетмәләр судта каралачак.

Рейдларның төп максаты-кешегә битлек режимының гамәлдә булуын искәртү. Иҗтимагый урыннарга килүчеләрнең күбесе коронавируска каршы чикләүләрне үтиләр.

Рейд иртәдән кичкә кадәр дәвам иткән. Көн ахырына 10 тәртип бозучы ачыкланган. Әлмәттә битлек режимын тикшерү көн саен уза.

 

 

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса