Татарстанда коронавирус белән авыруның 189 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 189 очрагы ачыкланган. 54 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 135 кеше өйдә дәвалана.
1 ноябрьгә Татарстанда 30 960 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 25 344 (+39) кеше терелгән.