Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән
31 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 988гә җитте.
Татарстанда тагын җиде кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Алар - 1935, 1941, 1949, 1950, 1958, 1977 елларда туган хатын-кызлар һәм 1951 елда туган ир-ат.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа