Татарстанда коронавирус белән авыруның 155 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 155 очрагы ачыкланган. 45 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 110 кеше өйдә дәвалана.
24 октябрьгә Татарстанда 29 540 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 24 611 (+48) кеше терелгән.