Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә Covid-19дан вакцинацияне 16 пунктта узарга мөмкин

Әлмәттә коронавируска каршы вакцинация дәвам итә.

Прививканы 16 пунктта ясатырга була. Аларның күбесе бер атна элек-вакциналаштырырга теләүчеләр саны кискен арткан вакытта гына эшли башлаган. Табиблар ажиотажны киметүгә иреште – хәзер чиратсыз прививка ясатырга мөмкин. 

Әлмәт кан үзәге көндезге бердән кичке алтыга кадәр эшли. Чиратлар зур түгел-пик, табиблар әйтүенчә, ачылу мизгеленә һәм кичке вакытка туры килә икән.

«Ике атна дәвамында без чит илләрдән килүчеләр, ягъни, башкача әйткәндә, мигрантлар өчен  вакцинация оешмасы буларак ачык. Мигрантлар безгә килә һәм безнең диспансерда прививка ясый»,-дип хәбәр итә Әлмәт тире-венерология диспансерының баш табибы Юрий Батрасов.

Биредә чит ил гражданнарын гына прививка ясаталар, чөнки тире-венерология диспансеры аларга  медицина нәтиҗәләрен бирә, алар Татарстанда яшәү яки эшләү өчен кирәк. 

Вакцинация өчен паспорт, СНИЛС һәм медицина полисын онытмаска кирәк. «РФ Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинет булырга һәм ул расланган булырга тиеш. Әгәр ул юк икән, теркәлү узарга һәм шәхесне расларга кирәк.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса