Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә муниципалитет хезмәткәрләре COVID-19дан ревакцинация үтте

2020 елның декабреннән башлап COVID-19 дан вакцинация дәвам итә.

12 октябрьдә муниципалитет хезмәткәрләре бер компонентлы «Спутник Лайт» вакцинасы белән кабат вакцинация үттеләр.

Вакциналарның нәтиҗәлелеге 95%ны тәшкил итә. Бу бик югары күрсәткеч. Тик хәтта вакцинацияләнгән кешеләр дә авыруны йоктырырга мөмкин. Бу һәр кешенең шәхси үзенчәлекләре белән бәйле. Илебез вакциналарының югары нәтиҗәлелегенә карамастан, антитәнчекләр формалашмый торган кешеләр дә була.

Икенче доза алган мизгелдән организмда иммунитет формалашсын өчен 21 көн узарга тиеш. Вакцинаның беренче дозасы инфекциядән сакламый. Прививка ясатканна соң, үз сәламәтлегеңне җентекләп кайгыртырга, битлек кияргә, кулларны ешрак юарга, үзеңне саклау өчен социаль дистанцияне үтәргә кирәк. 

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 дан ревакцинацияләү тәртибен эшләде. Гадәти шартларда ул елга бер тапкыр үткәреләчәк. Әмма кискен эпидемиологик хәлне исәпкә алып, табиблар 6 айдан соң кабат прививка ясатырга киңәш итә.

Прививка ясатырга теләүчеләргә вакцинация пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк:

- Әлмәт район үзәк хастаханәсе (тел. 33-83-80, 22-78-46);

- 3нче поликлиникада (тел. 32-33-74);

- «Татнефть» Медсанчастендә - беркетелгән кешеләр өчен (тел.311-161, 311-155).

«Панорама» сәүдә үзәгендә - эш көннәрендә 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин. «Панорама» сәүдә үзәгендә 11 октябрьдән башлап вакциналаштыру пунктына  аерым керү мөмкинлеге бар.

Үзегез белән паспорт, полис һәм СНИЛС алырга онытмагыз!

 

 

Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте район сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматлары буенча

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса