Татарстанда коронавирус белән авыруның 47 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 47 очрагы ачыкланган. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 31 кеше өйдә дәвалана.
7 сентябрьгә Татарстанда 25 811 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 22 559 (+81) кеше терелгән.