Татарстанда коронавирус белән авыруның 50 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 50 очрагы ачыкланган. 19 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 31 кеше өйдә дәвалана.
6 сентябрьгә Татарстанда 25 764 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 22 478 (+13) кеше терелгән.