Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары ачыкланмаган
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары ачыкланмаган

Татарстанда коронавирус белән авыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә коронавирусның яңа 49 очрагы ачыкланган. 9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 40 кеше өйдә дәвалана.

19 августка  Татарстанда 24 875  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле  21 926 (+33)  кеше терелгән.

944 263 кеше вакцинацияләнгән, 2 нче дозаны 771 593 кеше алган.