Татарстанда коронавирус белән авыруның 50 очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 50 очрагы ачыкланган. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 31 кеше өйдә дәвалана.
12 августка Татарстанда 24 532 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 21 668 (+48) кеше терелгән.