Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә COVID-19дан вакцинацияләү дәвам итә

Әлмәттә яңа коронавирус инфекциясеннән 54 меңнән артык кешегә прививка ясатылган.

Бу өлкән кешеләр арасында прививкалар ясау планының 60%ын тәшкил итә. Бу хакта инстаграмдагы турыдан-туры эфир вакытында \ Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

"Вакцинация-коронавирус инфекциясеннән саклануның бердәнбер ысулы", - дип искәртте район башлыгы.

Әлмәтлеләр Нагумановка хәзерге вакытта барлык учреждениеләрдә дә беренчел вакцинацияне узу мөмкинлеге юк дип зарланды. Муниципалитет җитәкчесе шәһәрдә вакцинаның беренче һәм икенче компоненты булуын билгеләп үтте, әмма, чыннан да, вакцинацияләүнең кайбер пунктларында препарат һәрвакытта да булылмый икән.

"Әгәр хәзерге вакытта сез вакцинациягә эләкмәгәнсез икән, һичшиксез гариза калдырыгыз. Без сезнең белән элемтәгә кереп, якн арада прививкага чакырырбыз.  Компонентлар килә тора. Бәлки, бер медкабинетта ул юктыр, ул икенчесендә булырга мөмкин. Күчерүләр бер тәүлек эчендә гамәлгә ашырыла", - диде Тимур Нагуманов.

Ул ассызыклаганча, якын арада теләгән һәркем вакцинация уза ала. 

"Ярты ел вакциналаштырырга чакыргач һәм агитацияләгәндә, күпләрне ышандыруы кыен булды, гәрчә 54 мең кеше прививка алырга өлгерсә дә. Кайбер урыннарда вакцина булу белән кыенлыклар килеп чыгуга ук, канәгатьсезлек башланды", - дип йомгаклады чыгышын Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса