Әлмәттә коронавирус йоктыручылар булмаган
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус йоктыручылар булмаган

Татарстанда коронавирус белән авыруның 33 очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә коронавирусның яңа 33 очрагы ачыкланган. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 17 кеше өйдә дәвалана.

8 апрельгә Татарстанда 19 698 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле  16 786 (+73) кеше терелгән.

162 884 кеше вакцинацияләнгән. 102 260 кеше вакцинациянең икенче этабын узган.