Әлмәттә 6 600 дән артык кеше коронавирус инфекциясеннән вакцинация үткән
Коронавирус

Әлмәттә 6 600 дән артык кеше коронавирус инфекциясеннән вакцинация үткән

Әлмәт муниципаль районында яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.

Хәзерге вакытта барлыгы 6600 кеше прививка ясаткан. Кайтарылган вакцинаның 76%ы файдаланылган. Район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова район активы белән планеркада әнә шундый мәгълүматлар җиткерде.


Район башлыгы Тимур Нагуманов оешма һәм учреждение җитәкчеләрен вакциналаштыруда активрак катнашырга, шулай ук санитар-эпидемиологик режим таләпләрен төгәл үтәргә чакырды.