Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 65 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 65 очрагы ачыкланган. 21 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 44 кеше өйдә дәвалана.

17 февральгә  Татарстанда 17 367 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 13 874 (+92) кеше терелгән.

53 487 кеше вакцинацияләштерелгән. Икенче дозаны 9 455 кеше алган.