Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 75 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 75 очрагы ачыкланган. 29 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 46 кеше өйдә дәвалана.

11 февральгә  Татарстанда 16 954 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 13 549 (+122) кеше терелгән.

30 814 кеше вакцинацияләштерелгән, бер тәүлектә 3 696. Икенче дозаны 5 682 кеше алган. 

81 122 комплект вакцинадан 38,0%ы кулланылган.