Әлмәттә коронавирус белән авыруның бер яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 83 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 83 очрагы ачыкланган. 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 57 кеше өйдә дәвалана.
⠀
28 гыйнварга Татарстанда 15 790 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 12 234 (+96) кеше терелгән.
"Спутник V" белән 12 234 кеше вакцинацияләнгән. 2 нче дозаны 2 463 кеше алган.
13 442 комплект доза вакцина кайтарылган. (93,8 %ы кулланылган)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа