Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 85 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 85 очрагы ачыкланган. 30 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 55 кеше өйдә дәвалана.

21 гыйнварга Татарстанда 15 189 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 11 577  (+97) кеше терелгән.

"Спутник V" белән 8 183 кеше вакцинацияләнгән. 2 нче дозаны 1876 кеше алган.

13 442 комплект доза вакцина кайтарылган. (60,9%ы  кулланылган)