Әлмәттә коронавирус белән авыруның бер яңа очрагы теркәлгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның бер яңа очрагы теркәлгән

Республикада COVID-19 белән тагын 84 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 84 очрагы ачыкланган.7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 77 кеше өйдә дәвалана.
⠀
30 ноябрьгә Татарстанда 10 339 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 9075 (+75) кеше терелгән.