Әлмәттә коронавирус белән авыруның бер яңа очрагы теркәлгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның бер яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 87 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 87 очрагы ачыкланган.14 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 73 кеше өйдә дәвалана.
⠀
29 ноябрьгә Татарстанда 10 255 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 9000 (+88) кеше терелгән.