Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән
Коронавирус

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән

Республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 134 пациент үлгән.

1975 елда туган ир-ат пневмония белән хастаханәгә китерелә. Халәте хроник авырулар кискенләшүе фонында начарланган.


1955 елгы ир-ат яңа коронавирус йогышы белән хастаханәгә салына. Йөрәк-кан тамырлары системасының җитди авырулары була.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән