Әлмәттә коронавирус белән авыруның 2 яңа очрагы теркәлгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның 2 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 76 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 76 очрагы ачыкланган.12 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 64 кеше өйдә дәвалана.
⠀
26 ноябрьгә Татарстанда 10 000 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 8743 (+69) кеше терелгән.