Татарстанда COVID-19 белән тагын 67 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 67 очрагы ачыкланган. 7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 60 кеше өйдә дәвалана.
⠀
20 ноябрьгә Татарстанда 9556 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 8373 (+55) кеше терелгән.