Әлмәттә коронавирус белән авыруның 3 яңа очрагы теркәлгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның 3 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 61 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 61 очрагы ачыкланган. 9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 52 кеше өйдә дәвалана.
⠀
17 ноябрьгә Татарстанда 9366 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 8223 (+49) кеше терелгән.