Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 2 үлем очрагы расланган
Коронавирус

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 2 үлем очрагы расланган

20 октябрьгә барлыгы 103 үлем очрагы теркәлгән.

1943 елда туган ир-ат йогышлы профильле стационарга озатыла. Хастаханәгә китерелгәндә ике яклы вируслы пневмония диагнозы куелган.

1955 елда туган ир-ат яңа коронавирус йогышы белән барлыкка килгән ике яклы пневмония белән йогышлы госпитальгә китерелә. Хроник авырулары булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
 

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.