Фаҗига 22 сентябрьдә булды. Мәрхүмнең иптәш кызы егетне бер төркем кеше кыйнавын раслый.
Әлмәттә егет үлеменнән соң җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта эш буенча шикләнелүчеләр юк. Суд-медицина экспертизасыннан соң Тикшерү комитеты версиясе буенча егет үлеменең башлангыч сәбәбе - йөрәкнең ишемик авыруы. РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. кузгатылган.