«Панорама»да чыккан янгында 45 кеше эвакуацияләнгән (ВИДЕО)
Фаҗигаләр

«Панорама»да чыккан янгында 45 кеше эвакуацияләнгән (ВИДЕО)

Алдан хәбәр ителгәнчә, бүген шәһәрнең “Панорама” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын чыкты.

МЧС хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә янгында зыяк күрүчеләр юк.

Коткаручылвр үзәкнең өченче катындагы 1 квадрат метр мәйданлы кибеттә янгын учагы табып ала.

Үзәктән 45 кеше  мөсткыйль рәвештә эвакуацияләнгән.  Бинаның фасадында ялкын 15.24 сәгатьтә сүндерелә.

Янгынны сүндерүдә  90 кеше, 26 берәмлек техника җәлеп ителгән.