Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Әлмәт районында янгын торак йортны һәм сарайны юк итте

Ут күрше йортка да күчә.

Әлмәт районында янгын торак йортны һәм сарайны юк итте

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Әлмәт районының Ирекле авылында төнлә янгын чыккан, дип хәбәр итә күзәтчелек бүлеге. Авыл халкы коткаручыларга утның сарайдан күрше шәхси йортка күчүе турында хәбәр иткән.

Ике корылма да электр энергиясенә тоташтырылган, әмма газ торак корылмага гына үткәрелгән. Автомат янгынга каршы сигнализация урнаштырылган. Кешеләр куркыныч зонадан үзләре үк янгын сүндерүчеләр килгәнче үк чыгып киткәннәр.

 

Килгән коткаручылар түбә бина эченә ишелеп төшкәнен ачыклаган.


Нәтиҗәдә хуҗалык төзелеше һәм торак йорт янган. Беркем дә зыян күрмәгән, һәлак булучылар юк.

 

Янгын чыгуның  сәбәбе – электрүткәргечнең төзек булмавы.

 

Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча Баш идарәсенең Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса