Янгын күзәтчелеге инспекторлары янгынның сәбәбен атады.
Әлмәт ашыгыч хезмәтләре Базовая урамындагы территориягә җыелды. Анда шәхси көнкүреш вагоны янган. Ачык ишектән кара төтен чыга иде.
Тәгәрмәчле бина 15 кв. м мәйданда эчтән янып беткән.
– Беренчел сәбәп – мичләрне төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, - дип хәбәр итте Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Равил Хөсәенов.
Фото: Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге