Җәрәхәтләнгән хатын-кыз амбулатор дәвалануга җибәрелгән.
Яңа ел каникуллары вакытында Татарстанда 6 кеше пиротехника куллану нәтиҗәсендә имгәнгән. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика һәлакәтләр медицинасы үзәге мәгълүматларын Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте китерә. 2 гыйнварда 7.00 сәгатькә булган статистика мәгълүматлары китерелгән.
Шуларның өчесе – балалар. 7 яшьлек малайны республика клиник хастаханәсенә озатканнар, аның җилкәсе һәм кулы пешкән. Тагын бер хастаханәгә салынган кеше-1984 елда туган ир-ат, аның йөзе һәм күзләренә зыян килгән. Калган зыян күрүчеләр амбулатор дәваланалар.
Травма алучылар арасында Әлмәттә яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз да бар. Ул 1 гыйнварда зыян күргән, бу вакыйга Ринат Галиев урамындагы 10 нчы йорт янында булган. Медицина тикшерүеннән соң баш мие селкенү белән амбулатор дәвалануга җибәрелә.
19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр ераклыктан якынрак һәм ТКХ, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп йөри торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси һәм күпфатирлы йортлар чикләреннән 30 метр якынрак куллану тыела.