Әлмәт районында 15 квадрат метр мәйданда печән янды
Фаҗигаләр

Әлмәт районында 15 квадрат метр мәйданда печән янды

Янгынның сәбәбе ачыклана.

28 июль көнне Нагорный авылының үзәк урамында янгын чыкты. Бу хәл 15.39 сәгатьтә була, дип хәбәр итә Әлмәт дәүләт янгын күзәтчелеге.

Янгын нәтиҗәсендә 15 квадрат метр мәйданда печән янды. Янгынның сәбәбе ачыклана. Һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.

 

 

Фото: Дәүләт Янгын Күзәтчелеге