Әлмәттә елга ярында  янгын булды
Фаҗигаләр

Әлмәттә елга ярында янгын булды

Шаһитлар янгын балалар шуклыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан булуы турында сөйләде.

Әлмәттә Советский-Фәхретдин боҗрасыннан ерак түгел Дала Зәе елгасы янында янгын чыкты. Коры үлән янды. Көчле җил аркасында янгынны сүндерү вакыт буенча сузылды, ә  төтен исе бөтен шәһәргә таралды.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, янгын урыныннан яшүсмернең  качып китүен күргәннәр. Барысы да көндез булган. 

Рәсми мәгълүматларга караганда,  10:46 сәгатьтә янгын урынына янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре килгән. Янгын мәйданы 300 кв. метр тәшкил иткән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.