Әлмәттә «Төзелеш эшләрен алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
22 октябрь көнне Түбән Абдул авылы янында экскаватор траншея казыган.
Билгеле булганча, траншеяда эшләгән ир-ат туфрак белән күмелеп калган.
Ул траншеяның стенасы җимерелүен сизми калган һәм өстенә коелган туфрак астында һәлак булган.
Вакыйга урынына тикшерү белән Әлмәт прокуроры Дамир Яфизов чыккан.