Әлмәтле ишелеп төшкән гараж плитәсеннән һәлак булды
Фаҗигаләр

Әлмәтле ишелеп төшкән гараж плитәсеннән һәлак булды

Ташландык шәхси гаражларда ир-атка плитә ишелә.

Бәхетсезлек очрагы Әлмәтнең Шевченко урамында булган.  Ир-атка плитә ишелә. 

Һәлакәт турындагы хәбәр 112 номерына кергән. Килгән коткаручылар өем астыннан  һәлак булучының гәүдәсен чыгаралар, шуннан соң аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

Ир-атның шәхесе һәм булган хәлнең шартлары ачыклана.