Янгынның сәбәбе ачыклана.
4 гыйнварда 20:08 сәгатьтә Әлмәт районы Урсалабаш авылындагы шәхси йортта янгын була. Янган йорттан янгын сүндерүчеләр тарафыннан ике ир-ат коткарылган, аларның берсенең кул чугы янган. Янгын нәтиҗәсендә йорт чормасы һәм кухня зыян күргән, янгынның гомуми мәйданы 35 кв. м.