17 яшьлек егет үз-үзенә кул салган
Бөгелмәнең 3 нче Тикшерү изоляторында 17 яшьлек егет үз-үзенә кул салган.
Апелляция көтеп тә җиткерә алмагач, ул гомерен әнә шулай тәмамлаган.
Быелның 1 апрелендә егет төркем белән урлашкан һәм машина куып алып киткән өчен 3 елга ирегеннән хөкем ителә.
Олег 5 апрельдән изоляторга ябыла һәм камерада 3 егет белән белән "утыра". Егет үз-үзенә кул салганда алар йоклый. Соңгы арада Олег үзенә зур срок бирүләре турында әйткән була. Аның әти-әнисе улларының үлем хәбәрен тыныч кабул иткән. Кичә аны Әлмәт зиратына җирләгәннәр. Апасының фаразларына караганда, Олегны изоляторда кыйнаганнар, шуңа да ул әлеге юлны сайлаган.
Рәсми мәгълүматларга караганда, быел Татарстанда 8 балигъ булмаган үз-үзенә кул салган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа