Әлмәт әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә «ЭКОлидер» конкурсында җиңүче булды
Әлмәт әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә уңышка иреште.
Казанда «ЭКОлидер» республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
«Җирле үзидарә органнары» конкурс төркемендә «Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен» номинациясендә беренче урынны Әлмәт шәһәре алды. Җиңүче бүләген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов алды.
«ЭКОлидер» республика конкурсы «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Аның төп максаты-җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик иминлек мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук табигатьне саклау белән кызыксындыру һәм бу эшчәнлекне үстерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia