Әлмәттә 33 агач утырттылар
Әлмәттә Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе уңаеннан юкә, өрәңгн, шомыртлар утыртылды.
Әлмәттә 33 агач утырттылар
Әлмәттә халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында һәм Татарстан оеспубликасы Конституциясе көне уңаеннан район башкарма комитеты, экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре, шулай ук әзербайҗан диаспорасы вәкилләре агач утыртуда катнашты. Уртак көч белән алар Әминов урамында 33 зур агач утырттылар.
Яшь юкәләр, өрәңге һәм шомырт хәзер шәһәр урамнарының берсен бизәячәк.
Агач утыртуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов катнашты.
Ул ассызыклаганча: "Көз – агачлар утырту өчен иң уңайлы вакыт. Әлмәттә без бу эшне даими рәвештә дәвам итәбез: яңа агачлар урам буйларында гына түгел, ишегалды территорияләрендә дә күренә. Без шәһәребездә яшеллек күбрәк булсын өчен тырышабыз һәм бу эштә безгә инициативалы кешеләр бик актив ярдәм итә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia