Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәт районында чираттагы законсыз чүплек бетерелде

Пычранган территориянең гомуми мәйданы 660 квадрат метр тәшкил иткән.

 

Әлмәт районында Кәләй авыл җирлегендә санкцияләнмәгән чүплек бетерелде.

Пычранган территориянең гомуми мәйданы 660 квадрат метр тәшкил иткән, ә тупланган калдыклар күләме – 1860 куб метр.

Территориядәге чүплек табылган җир кишәрлеген арендалаучы белән әңгәмәдән соң, ул оператив рәвештә бетерелде.

Моңа кадәр Гүзәл Хәбетдинова санкцияләнмәгән чүплекләр белән көрәшне көчәйтергә кушкан иде.

Шуны истә тоту мөһим: мондый чүплекләр үзләре  барлыкка килми! Аларның барлыкка килүенең төп сәбәбе - аерым гражданнарның калдыкларны утильләштерү кагыйдәләренә намуссыз мөнәсәбәте.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса