Әлмәттә рөхсәтсез чүплекләр белән көрәшне көчәйтәчәкләр
Бүгенге көнгә муниципаль җирдә 5 һәм шәхси җирдә 19 рөхсәтсез чүп-чар урыны ачыкланган.
Әлмәттә рөхсәтсез чүплекләр белән көрәшне көчәйтәчәкләр
«Игътибар итегез: ял көннәрендә мин чүп-чар, шул исәптән зур габаритлы чүп-чар, агач ботаклары һәм башка калдыклар җыелган урыннарны күрдем. Аңлыйм, ял көннәрендә халык өйләреннән чүп-чарны массакүләм рәвештә чыгаруы белән өлешчә акланырга мөмкин, тик, коллегалар, безнең өчен бу аргумент түгел. Шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясе тәртиптә булырга тиеш», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова.
Экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Марат Юлдашев билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә муниципаль җирдә 5 һәм шәхси җирдә 19 рөхсәтсез чүп-чар урыны ачыкланган. Хәзерге вакытта хосусый территорияләр милекчеләре белән чүплекләрне бетерүгә һәм аларның кабат барлыкка килүен булдырмауга юнәлдерелгән актив эш алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа