Санитар-экологик икеайлыкта 2800 әлмәтле катнашты
Әлмәттә санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясадылар.
Санитар-экологик икеайлыкта 2800 әлмәтле катнашты
Әлмәттә ике ай эчендә 2800дән артык кеше — администрация, идарәче компанияләр, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре, мәктәп һәм югары уку йортлары укучылары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук битараф булмаган әлмәтлеләр — өмәләрдә, эшкәртелгән батарея һәм макулатура җыюда, шулай ук агач утыртуда катнаштылар, шәһәребезне чистарттылар.
«Татнефть» компаниясе хезмәткәрләре 70 берәмлек техника һәм 1000 катнашучы җәлеп итеп, шәһәр паркында масштаблы җыештыру оештырды. Бер көн эчендә 200 автомашина чүп — чар-2500 кубометр чамасы чүп-чар чыгарылды!
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә шәһәребез чистара һәм яшәү өчен уңайлырак була.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia