«Гринта» Әлмәттә ни өчен чүп чыгару графигы үзгәрүен аңлатты
«Гринта» ҖЧҖ матбугат хезмәте җитәкчесе Василиса Сергеева вәзгыятьне аңлатты.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен чүп ташу машиналарының хәрәкәт маршрутларын оптимальләштерү белән бәйле рәвештә, Әлмәт районындачүп җыю графигында үзгәрешләр булды.
Элегрәк көндезге 15.00-16.00 сәгатьтә башкарылган җыю 7:00 сәгатькә күчерелде, шул ук вакытта хезмәт күрсәтү көннәре һәм вакыт аралыгы үзгәрешсез калды. Хезмәт күрсәтү вакытында халык машина килүен көтәргә тиеш түгел. Пакетларны иртән эшкә китәр алдыннан калдырырга мөмкин. Операторларга өстәмә инструкция биреә һәм калдыкларны кузовка мөстәкыйль төяү кирәклеге турында кисәтелә. Әгәр торак пунктта караучысыз хайваннар белән проблема бар икән-пакетны капкачлы савытка салырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа