Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә өч хуҗаның җирләрендә миллион сумлык «чүп-чар» ясаганнар

600 квадрат мәйданда төзелеш калдыкларыннан чүплек барлыкка килгән.

Әлмәттә элеккеге «Строитель-2» бакча җәмгыяте территориясендә чүплек тапканнар. Төзелеш калдыкларын ташлауда КамАЗ йөртүчеләрне экология министрлыгыныңкКөньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тоткан. Чүп-чарның гомуми мәйданы 681 кв. м тәшкил иткән. Чүплек оештырган территориянең физик һәм юридик затлар, шулай ук муниципалитет милкендә булуы ачыкланган. Татарстан экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлмәт районы башкарма комитетына хокук бозуларны булдырмау турында кисәтү җибәргәннәр. Моннан тыш, җаваплы кешеләр чүп-чарны бетерүне оештырырга тиеш. Юридик затларны административ җаваплылыкка тартуга килгәндә, аның белән Татарстанның табигатьне саклау районара прокуратурасы шөгыльләнәчәк. 

Экологлар исәпләп чыгарганча, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләме бер миллион сумнан артык тәшкил итә.

Фото: eco.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса