Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында юкка чыгасы урында арткан чүплек ачыкланды

Чистарткан җирдә түгел, ә пычратмаган җир чиста була.

ТР Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары август башында Тихоновка авылы белән Түбән Мактама бистәсе арасында законсыз чүплекне ачыклаганнар иде. Ул вакытта чүп-чар 50 квадрат метр мәйданны биләп торган булган. ТР буенча Дәүләт реестры идарәсе мәгълүматлары буенча, әлеге территориянең муниципаль милектә булуы ачыкланган. Бу уңайдан район башкарма комитетына кисәтү юлланган булган. Куелган таләпләрен үтәү срогы тәмамланырга 2 атна калган вакытта экологлар кабат әлеге урынга тикшерү белән килергә булалар һәм чүплек бетерелмәгәнен генә түгел, киресенчә, күләмнәрдә тагын да артуын күрәләр. Чүплек мәйданы хәзер инде 1200 квадрат метрга җиткән. Калдыкларны рөхсәтсез ташлауны ликвидацияләү буенча чаралар күрелмәгән очракта территория милекчесенә карата дәгъва эше башланачак, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары.

Түбән Мактама бистәсе җитәкчелеге чүплекне инде чистарту буенча эшләр башланып киткәнлеген җиткерде.

Фото: ТР экология министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса