Әлмәттә тиеннәрне ветеринар тикшерде
Дәваланганнан соң аны кире вольерга кайтарачаклар.
Тиенне тикшерү өчен ветеринария табибына алып киттеләр. Дәваланганнан соң аны кире вольерга кайтарачаклар. Экология һәм төзекләндерү департаменты вольерда булган тиеннәргә: әстерхан чикләвеге, кедр чикләвеге, кыздырылмаган кабак һәм көнбагыш орлыкларыннан башка сыйлар бирергә ярамый, дип искәртә. Хайванның рационын кишер, алма (киптерелгәне дә ярый), киптерелгән җиләк-җимеш, киптерелгән җиләкләр белән дә төрлеләндерергә мөмкин.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа