Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт янында үткәргечнең өзелүе аркасында нефтьле сыеклык агып чыккан

Белгечләр туфрак үрнәкләрен алдылар.

Әлмәт районында үткәргечнең өзелүе аркасында нефтьле сыеклык агып чыккан.

Участокка Шашин исемендәге «Татнефть» компаниясе хезмәт күрсәтә. Бу хакта Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Белгечләр туфрак үрнәкләрен алганнар. Лаборантлар химик-токсикологик күрсәткечләргә: нефть, нефть продуктларына, авыр металларга пробалар өйрәнәләр.

Нәтиҗә алганнан соң Россельхознадзорның территориаль идарәсе белгечләре Россиянең гамәлдәге законнары буенча чаралар күрәчәк.

Фото: ТР буенча Россельхознадзор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса