Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә агулы үсемлекне юк итәләр

Эшләр Ленин урамында узды.

Әлмәттә борщевик Сосновский белән көрәшне дәвам итәләр. Саксыз контакт булганда үсемлек кеше өчен җитди куркыныч тудыра.

Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре Ленин урамындагы борщевикны юк иттеләр. Идарә директоры Марат Юлдашев сүзләренчә, үсемлек агулы. Шуңа күрә эш махсус кием һәм перчаткаларда башкарылган.

Белгечләр хәбәр иткәнчә, бер зонтикта мең ярым орлык бар. Бер үсенте 8000нән артык орлык бирә ала, Алар җирдә сигез елга кадәр яши ала. Борщевик согы куркыныч тудыра. Кояш нурлары тәэсирендә тирегә эләккәндә ул озак төзәлми торган көчле пешкән җәрәхәткә китерә. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре буенча җир участоклары хуҗалары үсемлекне алып ташларга һәм аның үз территорияләренә таралмавын күзәтергә тиеш.

Фотолар: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса