Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре ПДК пычраткыч матдәләрнең артуын ачыклаган.
"Әлмәт-Су каналы" туфракка китерелгән зыян өчен 408,4 мең сум түләячәк. Карарны Татарстан Арбитраж суды кабул итте, Росприроднадзор хезмәткәрләренең дәгъвасын канәгатьләндерде.
Элегрәк белгечләр Завод урамында күчмә тикшерү үткәргәннәр һәм 104 кв.м мәйданда җирнең пычрануын ачыклаганнар. Бу канализация коллекторы аша агынты сулар агызу аркасында булган. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре ПДК пычраткыч матдәләрнең артуын ачыклаган.
Фото: t.me/rpngov16