Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында чүплек бетерелде

Чүп – чарның гомуми мәйданы 69 кв. м тәшкил итә. Чүплекнең күләме 30 куб. м.

Әлмәт районы территориясен тикшерү барышында экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Рус Акташы авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар булуы ачыкланды.

Чүп – чарның гомуми мәйданы 69 кв. м тәшкил итә. Чүплекнең күләме 30 куб. м.

Әлмәт районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган дип хәбәр итә ТР экология министрлыгы.

 

Фото: ТР экология министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса