Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигатьне саклау - безнең кулда

6 майда Әлмәттә «Агачны бергәләп коткарыйк» дигән экологик акция узачак.

Экология һәм төзекләндерү департаменты икенчел чимал кабул итү буенча ел саен үткәрелә торган акцияне быел да үткәрми калмый.

Ул 6 май көнне 9.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Бу хакта ӘМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр елдагыча, бу көнне теләге булган һәркем макулатура, ПЭТ яки батарейкалар тапшырып, алар урынына агач үсентеләре ала алачак.
10 килограммнан артык макулатура тапшырган кешеләргә 1 җимеш
агачы яки куагы (алма, кара карлыган, кура җиләге) биреләчәк.

Экологик акцияне оештыручылар теләге булган барлык әлмәтлеләрне икенчел чимал тапшыруда актив катнашырга чакыралар. Үзегезгә кирәк булмаган макулатураны, ПЭТ шешәләрне
яки батарейкаларны тапшырып, сез Әлмәт районының урман байлыгын, агачларны саклап калырга, табигатебезне озак еллар дәвамында таркалып, зур зыян китерә торган калдыклардан арындырырга ярдәм итәчәксез.

Экологик акция, һәр елдагыча, Әминов урамы, 9а адресы буенча Экология һәм төзекләндерү
департаментында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса