Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында авыл хуҗалыгы җирләрендә нефть продуктлары ачыкланган

Вакыйга урынына Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе һәм районара табигатьне саклау прокуратурасы белгечләре барган.

Колшәрип авыл җирлеге чикләрендә урнашкан урында нефть үткәргече өзелгән.

Нәтиҗәдә, әлеге җир кишәрлегендә нефть продуктлары агып чыккан.

Тикшерү барышында ачыкланганча, нефть продуктлары 3105 кв. м мәйдандагы участокны пычраткан.

Белгечләр химик-токсикологик күрсәткечләргә туфрак пробаларын сайлап алган, дип хәбәр итә Россия ветеренария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте. 

 

 

 

Фото: Россия ветеренария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса